***

Рафик Мостай
Әллә күңелгә бушлык яткандыр,
әллә томан каплый күренешне,
җанда – бер күл булып – нигәдер
давыл тибрәтмий дулкынны.

Бер җиле юк та, шул тып-тын,
тыныч торалар иелешкән таллар.
Һәм син кышкы кичтә утырасын,
ә тышта уйный буран...

Буран дулый, туздыра карны –
буран каплый бар дөньяны.
Бөтен эзләре югалган
һәм төшә җиргә караңгы.

Урамнар буш, беркемдә юк,
шәһәр йоклый, юк бер уты.
Һәм шәүләме бу, әллә күрү –
ялгыз тора чатта бер кеше.

Нишләп тора ул бер үзе,
әйт, кемне көтәсен, кем син?
Һәм ул, күңел түргә узып,
гади гына дияр – бу мин...

2003