Яз килэ! Яз килэ!

Гульжиган Гайнуллина
Яз килэ! Яз килэ!
Куктэ кояш балкый, колэ.
Ул мина да елмая,
Ул сина да елмая.
Мин елмайдым, син елмай!
Барлык эштэ булыр жай!

И матур да бездэ яз!
Кунеллэрдэ тулы наз,
Горлэвеклэр горли, жырлый,
Жиркэем кочне туплый,
Игеннэргэ коч бирэ,
Алар дэррэу олгерэ!

Мин язлар кебек шаян,
Шук мин хэм бераз наян,
Яз чаткынын мин берсе,
Язнын мин алихэсе,
Язга юктыр бит тине,
Каршы алыгыз мине!