Берэр вакыт, эгэр син булмасан...

Лилия Рэ
Бик сагынсам  иннэремэ салам
Син бэйлэгэн мамык шэлемне,
Авырлыклар килсэ, тик син генэ
Анларсын кук минем хэлемне.

Бик куп яхшылыклар, якын дуслар
Тап булса да тормыш юлымда,
Телэклэрнен ин-ин изгелэре
Булды hэрчак синен уенда.

Еллар аша тоям бэплэп сойгэн
Синен кулларыннын  жылысын,
«Торасынмы балам»,- диеп иртэлэрдэ
Мине уяткан  йомшак тавышын.

Шатлыкларым белэн сина кайтам,
Хэсрэтлэрне уртак итэмен,
Берэр вакыт, эгэр син булмасан,
Шул чакларда ни хэл итэрмен?

hэр кон саен ислэремэ алам
Нурлы йозен, йомшак сузлэрен,
Кунелем минем, энкэй, китек булыр
Йомылсалар синен кузлэрен…



 2004 ел, февраль