Дисбелэр дэ чутлармын кYк... Эбекэемэ

Лилия Рэ
Эбекэем, мине кYргэч, шатланып колэ иден,
«Бэхет-тэуфыйклы бул, кызым»,- диеп, аркамнан соя иден.
Ин тэмле кэнфитлэренне кадерлэп саклый иден,
Самавырда чэй кайнатып, син мине сыйлый иден.

Таушалган иске китаптан догалар укый иден,
КYнел тынычлыгы очен дисбелэр чутлый иден.
Тэрэзэндэ кына голен ал чэчэк ата иде,
Мендэрендэ кара пескэй назланып ята иде…

Экияттэй балачаклар истэн чыгачак тYгел,
Балачагым хэтирэсе синсез hич момкин тYгел.
Син ойрэткэн догаларны укыйм изгелек очен,
Дисбелэр дэ чутлармын кYк синдэй сабырлык очен.

Бер генэ кат каршы чыгып аркамнан сойсэн иде,
Ак яулыгын бэйлэп, эбекэем, тошемэ керсэн иде…


22.08.1997 -  Эбекэемне искэ алу коне.
1999, чиста кунелле, сойкемле йозле, серле сузле Эбекэемнен якты истэлегенэ...