Энкэм, синнэн сулыш алып...

Лилия Рэ
Энкэм, синнэн сулыш алып, килгэнмен доньяларга,
Чын кунелдэн ышанам мин син эйткэн догаларга. 
Белемнэргэ омтыл,- диеп ерак юлга озаттын,
Абынма,- дип кулын бирден, елаганда юаттын. 
Тэулекнен hэр сэгатендэ соенеп каршы алдын,
Тормышнын hэр сынавына кирэк кинэшлэр таптын.
Монлы татар койлэрен синнэн отып жырладым,
Кыстыбыйны, син эйткэнчэ, рэхэтлэнеп майладым. 
Синдэй жырлап, жилэк жыям, улэн жыям кырлардан
Син бэйлэгэн мамык шэлем
Саклый салкын кышлардан. 
Синен кебек яулык бэйлэп, коймаклар да пешерэм 
Синнэн  куреп, кирэгенчэ бэйлэм бэйлим,
чигу чигэм, тегулэрен дэ тегэм...
Синен кебек соя-соя
Кызларымны устерэм. 
Бар яклап та олге булдын, 
Тормышымнын терэге
Унганлыкнын, булганлыкнын,
Тырышлыкнын, тугрылыкнын, 
Сабырлыкнын, анлылыкнын,
изгелекнен, игелекнен искитэрлек урнэге. 
Бар булмышым, бар унышым
Синен телэклэреннэн
Телэклэрен булгангадыр изге йорэклэреннэн.
Юксынуга, югалтуга чара табалмыйм hаман
Купме зурлап яшэсэм дэ, сине сагынып калам...