Энкэем юраулары...

Лилия Рэ
Ерак бер язда Энкэем
Ана казын утыртты
Шул майларда тезелешеп
Каз бэбкэлэре чыкты.
Соенечтэн Энкэемнен
Балкыдылар йозлэре
Козлэр житкэч кенэ ачты
Шатлыгынын серлэрен. 
Кызым сина атап кына 
Утырткан идем казны
Булмагандай унды менэ
Бэбкэлэренен саны. 
Ишле чыккан бэбкэлэрдэй
Унсын гомер елларын
Балам юрауларым унды, 
Якты булыр юлларын. 
Чыккан сары бэбкэлэргэ
Сотлэп йомырка бирдем
Жэйлэр буе куз дэ алмый
Узем карап устердем...
Уземне дэ Энкэм соеп 
Бэбкэм диеп чакырды
Ана каздай янгырлардан
Канатына яшерде...
Ул майлардан сон чылбырдай
Бик куп язлар уттелэр
Язлардан сон козлэр килеп
Тормыш юлын суттелэр. 
Энкэм юраулары белэн
Якты булды юлларым
Килеп торды шатлыкларым
булды тугры дусларым. 
Бар тормышымны яктыртты
Энкэем юраулары,
Хэлсез чакта хэллэр кертте
Энкэем догалары. 

 2013, июнь