Йорэк

Тимур Хамзин
Йорэк
(Хамза Арсланов)

Ничек син шулай йорэк, чишмэ кебек
Гомер буе озми тибэсен?
Тормыш кабынуын, сунуен дэ
Син жиханга хэбэр иттсен.

Нинди туземле син, йорэк ,
Гажэп сабыр була белэсен;
Син чыдыйсын, сер бирмисе;
Нинди  хэллэр башка килмэсен.

Нинди сэлэтле син, йорэк,
Купме хис тудыра аласын,
Мин алардан кайчак гажиз булам,
Э син хаман остэп торасын.

Нинди егэрле син, йорэк,
Гомер буе  хезмэт итэсен;
Дэрман биреп жанны яшэтэсен,
Уз бурычын, диеп, утэсен.

Нинди эчкерсез син, йорэк,
Ялганлаша бер дэ белмисен,
Яратасын икэн яшермисен,
Телэмисен икэн соймисен.

Нинди рэхимле син, йорэк,
Рэжег;нен мина булмады;
Пэрэ-пэрэ килгэн чагында да
Элегэчэ туктап калмадын.

Синен алда мин гаепе, йорэк,
Куп чак чыбыркылап эшлэттем;
Син чыгарган кочле жылылыкны
Кешелэргэ мулдан олэштем.