Яралганбыз татардан

Гульнур Ибрагимова
               
 

Ничэ еллар изелеп, домбэслэнеп
Яшэден син ана телебез.
Мэнге уянмаслык дэрэжэгэ
житкердек без сине, кубебез.
“Улгэн тел ул, иске тел ул” диеп
Авызыбызга йозак салдылар.
Ин кадерле сузне эйтэ алмадык,
Чонки аны тартып алдылар.
Ярты-йорты телле булган кеше
Бу жиhанда ничек яшэсен?
Теле улгэн халык узе улэ,
улгэннэрдэн нилэр  котэсен?
Миллэтебез, нэселебез татар,
Буыныбыз татар затыннан.
Кукрэк киереп эйтэ алмадык без
Аердылар безне барсыннан.
Туар буын уткэннэрен белми,
Белми узенен эби-бабасын.
Телен бозды, гадэтлэрен бозды,
Алыштырды ата-анасын.
Телен саткан илен сата ала,
Бу жинаять – гафу итмэслек.
Туар буын, килэчэк алдында
Гафуларын гына житмэслек.
житэр инде бик озак биедек
Кемнэрнендер чирткэн кылына.
Кемнэргэдер башны тубэн иеп,
Яшэдек без дэвер  буена.
“Иелгэн башны кылыч кисми”, диеп
Яши бирэ кайбер адэмнэр.
Алар очен телнен кирэге юк,
Алар тумый жирдэ улгэннэр.
Ярый жирдэ изге кешелэр бар,
Телебезгэ гашыйк булганнар.
Динебезне, телебезне  мактап,
Мэдхиялэр укый торганнар.
Нигезебез-Татарстан жире,
Тамырлары тирэн таралган.
Башны горур тотып жавап бирик,
“Без татардан, диеп,- яралган!”