Тормыш турында уйланулар

Гульнур Ибрагимова
               
Тагын таннар ата, кояш калка,
Сэгать  саный гомер мизгелен.
Кемгэ бэхет, кемгэ михнэт биреп
Ачып керэ  йортнын  ишеген.

Сынауларда сыгылмаганнарга
Тагын сынау биреп сыната.
Сабыр канатларын каера да,
Жан эрнуе белэн елата.

Язмышларга ярап яшэгэннэр
Риза булып гомер кичерэ.
Вакыт узгач, укенулэр аша
Уткэннэрен искэ тошерэ.

Вакыт дигэн нэрсэ кире кайтмый
Алтыннарны биреп булса да.
Донья нужасы да туктап тормый
Артларыннан куа торсан да.

Бэхетсезлэр hаман бэхет котэ,
Бэхетлелэр эзли мажара.
Донья тугэрэклэр кэеф сата,
Э сабырлар тузэ азга да.

hэр кешегэ уз язмышын биргэн,
Бер-беребезне салмыйк утларга.
Булганнарга тагын бэхет телик,
Зур ометлэр бирик юкларга.

Кемнэр булып яшэсэк тэ жирдэ
Адэм исемнэрен югалтмыйк.
Кунак булып килгэн жиребездэн
Мэнгелеккэ чистарып кайтыйк.