Хислэр сунде

Рябина Хат
Бар иде бит бэхетле чакларым
Тик нигэдер язмыш конлэште
Жаным ялгыз бэргэлэнгэн чакта
Назлы карап мина эндэштен...

Йорэгемнен бозга тунган чагы
Кунел эрни иде ,сагыштан
Учларына алдын кулларымны
Курыкмадым ул чак ялгыштан.

Йорэк сагышымны минем ул чак
Анлауларын биктэ телэдем
Карашларын шундый жылы иде
Ялгышырмын, диеп белмэдем!

Кунелемнен елак чагы булды
Шуна сузлэренэ ышандым
Башкаемны кукрэгенэ куеп
Бэхет таптым, диеп инандым...

Ялган суздэн арган идем инде
Сузсез кирэк, чынлап сояргэ
Вэгъдэлэрен бирден дэ, оныттын
Кабат калдым ялгыз кояргэ!

Йорэгемдэ кабат эрну, сагыш
Буш сузлэргэ хазер ышанмам
Синен очен шигырь, жырлар яздым
Хислэр сунде, инде язалмам...