Кемеровода афэт

Наиля Минемуллина
Кайгы сореме каплады,
Рэсэйдэ буген - матэм.
Йорэгемдэ жыелганны
Тузалмыйм, дуслар, эйтэм.
 
Кая бара икэн сон бу донья?
Ник куренми алда яктылык?
Бер гонахсыз сабыйларын яна,
Бирче ходай, бирче сабырлык.
 
Гаилэлэре, нэселлэре бетэ,
Исэн калганнарга нишлэргэ?
Бетэрме бу жирдэ ваемсызлык?
Кирэктер бит нидер эшлэргэ?
 
Янып улгэннэре бихисап ла,
Э купмесе калды имгэнеп,
“Ахырзаман алды микэн эллэ?”
Бу уйлардан куям имэнеп.
 
Акча, байлык юк итэ адэмне,
Чан сугабыз бары эш узгач.
Файда бармы инде укенудэн,
Яшэу ометлэрен озелгэч?
 
Гаеплелэр табылыр дип,
Юаталар турэлэр.
Тик сабыйлар кире кайтмый.
Туганнар яшь тугэлэр.
 
Нэфес ишеклэрен, зинхар, ябыйк,
Ачы хэсрэт аннан кермэсен.
Сабак алыйк инде уткэннэрдэн,
Газиз башлар кайгы курмэсен!
 
(Наиля Миннемуллина)