Туган йортым тэрэзлэре...

Рябина Хат
Кайтам кабат туган йортыма
Сагынамын ни хал итим сон
Уткэннэр кире кайтмалмас хазер
Кузлэрдэ яшь, кунелдэ тик мон...

Туктап туган йортым каршына
Тэрэзлэргэ тобэдем карашым
Энкей анда безне котэ сыман
Озелеп,сагнып хэрбер баласын...

Ялгыз ойгэ кереп, башым иеп
Мин кайттым, дип сэлэм биримме
Остэллэрдэ кайнар килеш коткэн
Балан бэлешлэрен куримме?

ЮК шул инде анда эткей-энкей
Кайнар бэлеш юк пешеруче
Эткей-энкей ике канат булып
Кунелебезгэ жылы бируче...

Ойгэ атлыйм,тик анда салкынлык
Пэрдэсендэ ялгызлык ачысы
Ялгыз йортта самовар кайнамый
Йорэккэ суга ЭРНУ камчысы...

Тэрэзлэрдэ тамчы-тамчы булып
Гуя куз яшьлэре чагыла
ЭХ кайтарып булса иде дэ бит
Энкей итэгендэ чагыма!

Куземдэ яшь, э кунелемдэ мон
Эрнемэче туз син йорэгем
Мэнге сезне онытмабыз. диеп
Рухларына дога койлэдем...

Шунда утте ин матур вакытлар
Шау-гор килеп кайтып йорулэр
Зур остэл артында барыбыз бергэ
Тик бэхет, шатлыктан колулэр.

Эрнемэ син йортым тэрэзлэре
Ой алдында Энкей эзлэре
ЭТКЕЕМНЕН" НЫК БУЛ БАЛАМ"дигэн
Мэнге уелып калган сузлэре...

Тормыш инде шулай корылган
Энкей-эткей китэ кайтмаска
Без узебездэ мэнгегэ килмэгэн
Жылы хисне тик, югалтмаска!

Сау бул ялгыз йортым, туган оям
Мин кайтырмын, кот син сагынып
Инде узем ДЭУ эни булсамда
Яшим хаман сина табынып...

Гомер юлын кичкэн чакларда
Онытмыйкчы туган якларны
Гомер мизгел чабып узып китэ
Кире борып булмый атларны...