Авылдан килгэн мендэр 1. Лэбиб Леронга пародия

Сэйлэн Татарская
«...Йокы алмый,
Йокы алмый,
Йоклый алмыйм хич менэ:
Казлар кангылдашкан тавыш
Килэ мендэр эченнэн!..»
Лэбиб Лерон, 1984 ел

Йокы алмый, йоклый алмыйм,
Ахры, кэхъвэ кубрэк эчелэ.
Йорт казлары  кереп тулган
 Оя белэн мендэр эченэ.

Эйтэм аны, хэр иртэдэ
 Сизэм, нидер житми йоземэ.
Мыек кими, йолкыганнар,
Ышанмадым ике куземэ.

 Кичтэн алып танга кадэр
казлар тавышы колак тобендэ...
Ул тавышка башым чатный,
Ычкынуым бар бит "тегендэ"...

Ничэ баш каз сыйды микэн,
эчлэренэ минем мендэрнен?
Пародия язган очен
этлек ясаган бит кемнэрдер?!

Инде менэ бер ай шулай!
Башны белмим кая куярга...
Туры килер, ахры, буген,
Мендэр сутеп, казлар суярга.