Хэтер сукмагыннан. На татарском языке

Талия Абитова
“Нигэ бабам сугыштан кайтмады?”
Эбием мина болай анлатты -
Ул улмэгэн кызым, ул исэн
Курерсен, кайтып ;итер тиздэн.

Мин кечкенэ бала бит, ошандым
hэр кешене бабама ошаттым.
Авыл башыннан килэ берэу,
Кигэн кара пэлтэ, узе дэу.

Инемдэ алты буханка икмэк,
Чабам, эбиемнен, ирен курмэк.
Тегене куып життем, житуен
Калдым карап, ул кешенен утуен.

Котте эбием, hэр тан аттанда.
Кунеле тулгач арт бабакчага,
Кичлэрен ул,  чыгып елады.
Еллар узды, бабам hаман кайтмады.

Сиражетдин кызы Зэйтунэнен 100 еллыгына багышлап.

1942 елны 30 яшендэге бер яшь хатын, 3 нэни кызын житэклэп, кечкенэ кызын кутэреп олы юлга кадэр, узенен биктэ яраткан кешесен, тормыш иптэшен сугышка озаткан. Юл чатында аны Шэйхетдине кочып - “Зэйтунэ кызларны сакла” диеп, кайтырга вэгъдэлэр биреп, китеп барган. Бу яшь хатын минем эбием була.
1943 елда бабамнын улгэн хэбэре килэ, тик эбием hич ошанмый, ул аны гомере буе котэ, кичлэрен мина сойли иде – “ ул улмэгэн кызым ул исэн, синдэ ошан, бабан кайтып житэр тиздэн”, мин кечкенэ бала ошандым. Безнен авылдан ерак тугел тимер юл станциясе бар, мин шунда кибеткэ икмэккэ йори идем, инде эбием мина шулай ошандырды, без бабайны икэу котэбез. Станцияэ; икмэккэ тошкэндэ, поезддан тошуче, кара пэлтэ кигэн, зур ир кешене курсэм, бу эбинен ире булыр диеп, артыннан чаба идем. Безгэ борылса, мин тиз генэ арт капкадан кереп, эбиемнэн соенече алырга, куптэнэн уйлап куйдым. Тик минем уйларым тормышка ашмады, бабам hаман кайтмады. 1993 елны август аенын 14 числасында,  83 яшендэ эбиемне жирлэдек. Мин белэм, ул бабайны сонгы сулышына кадэр котте. Сонгы сулыш алганда, эбиемнен кузлэре мина шулай карады. Ул кузлэр – “кызым бабан исэн, без курешерсез тиздэн” диеп эйткэн булып тоелды.
Эбием 1911енче елда туган, тиздэн ана 100 яшь тулыр иде.