Тормыш юллары

Ямалеев Марс
            
               
 Тормыш юлы тигез, такыр булмый,
 Туры юлда булган, бик сирэк.
 Биргэн  вакыт бер урында тормый,
 Буйсынырга язмышка кирэк.
              Юллар була, бормалы,чокырлы.
              Томанда югала бер вакыт.
              Сулы юлдан чыгып,  урманнарга,
              Язмыш  йортэ безне  кайвакыт.
 Давыллы хэм жилсез юллар була,
 Текэ урлэр,тубэн тошулэр,
 Чэчэкле бакчалар аша уза,
 Шул юлларда купме куперлэр?
              Очраштыра тормыш юлларында,
              Йорэккэ тин булган мэхэббэт.
              Хэр кешенен була кулларында,
              Сайлаган кунелгэ бэрэкэт.
  Кунел нинди юллар юрасада,
  Уздырмаслар биргэн язмышлар,
  Хэр бер бэндэ узе сайлап ала,
  Тормышына булган тин юллар!   
              (24.08.2010г.)