Онытылмас хис

Гузэлия
Кинэт кенэ телефон шалтырады.Ул ,гомумэн,беркемнен дэ шалтыратуын котми иде.Шалтыратучылар да бик аз иде:энисе,апасы яисэ нинди дэ эш буенча гына.Дус кызлары да кайчак уз хэбэрлэрен генэ сойли иделэр,берсе дэ АНЫН хэлен белешергэ шалтыратмый иде.Телефон трубкасы кызлар белэн аралушынын топ чарасына эверелде,чонки алар бн инде куптэн курешкэне юк иде.
Телефон куптэннэн дэшми иде.
Ел башланганны бирле ,унсигез туланны бирле бу яшь кыз узен буш хис итэ иде.Кунеле,йорэге,башлары-барысы да буш,карангы иде.Хэтта инде борын очында гына булган имтиханнар да ана юк тосле куренэ иде.Вакыт анын аша утэ дэ утэ,э ул хаман шушы халэттэ яши дэ яши ,алга омтылырга бер телэге дэ юк иде.Кирэксез итеп тоя иде узен.
Ул телэмичэ генэ урындыктан бераз кутэрелде.Экранда язылган исемне кургэч,егыла-егыла телефон куелган шкаф ягына таба йогерде."Куземэ генэ куренгэндер"дигэн уй да килде башына,лэкин телефон туктамый жырлый иде,анын бн кызнын да йорэге башта тынды,аннан ныграк тибэ хэм жырлый башлады...
Кыз куптэн анын турында уйламый иде,ул экренлэп аны оныта иде.Ана карата булган хислэр  лампочкалар сыман янып беткэн иделэр,сунгэн иделэр.Инде сонгы очрашуда да йорэгенен тибеше мондый еш тугел иде.Хэм кинэт бу шалтырату анын ботен доньясын астын-оскэ китерде...
Ул алды хэм дэште.Куптэннэн ишетергэ телэгэн тавыш трубкадан "Сэлам" диеп эндэште.Шул вакытта ботен бушлык чэчэк ата башлады,тэненен ботен кузэнэклэре белэн кызчык яшэргэ телэде,кунел кубэлэклэре куккэ омтылды-ул терелде.Ул шалтыраткач,эйтерсе лэ яши башлады.Тормышынын уты сунгэн иде.Кабынды.Озелеп сойгэн кешесе бн сойлэшуне тэмамлагач,трубканы куеп,жулэр шикелле сикерэ башлады,бэхете турында кычкырасы килде анын.Эчендэ ажаган уйный иде.Ул ни эйткэнен,ни сойлэгэнен хэтерлэми иде,ана ,гомумэн,анын болай гына шалтыратуы да барыбер иде.Ин мохиме -онытмаган.Шалтыратты.

Онытылмас хис.