Кон ачысыннан

Динияр
Сөйлиләр бит заманында
 Язганнар диеп хатлар.
 Атна-айлар талчыгып ла,
 Көткәннәр ди җаваплар.

 Кызык вакытлар булган ич,
 Заманасы ни тора!
 Килер-килмәс хатлар көтеп,
 Интегеп көтеп кара!

 Хат язуны белмәсәм дә,
 Мин дә көтәм зарыгып!
 Матурымнын җавабы бит
 Килә гел соӊга калып...

 Гаеп сөйгәнемдә түгел,
 Арадаш бит "модем"чык
 Тизлеге юк, ичмасам,
 Гәрчә хатны язып чык!

 Шулай, заманага күрә,
 Гадәтләр дәвам итә,
 Элек айлар көткәннәрсә,
 Бүген сәгате дә җитә!