Туй коненэ

Рябина Хат
Буген сезнен ин шатлыклы,
Ин бэхетле кичегез,
Бэхетле, матур пар булып,
Матур гомер итегез.

Бэхет жиле генэ иссен,
Сез барасы якларга,
Союегезне саклагыз,
Куз салмыйча ятларга.

Бер-берегезне тапкансыз,
Ходай сезне сакласын,
Кайгы жиллэре хичкайчан,
Капкагызны какмасын.

Сезнен тормыш юлларында,
Тик бер булсын, бу туйлар,
Мэхэббэт жимеше булып,
Тусын сезнен сабыйлар.

Язмыш сезгэ бу мизгелне,
Зур байлык итеп бирсен,
Бер-берсен тапкан йорэк,
Гел шулай бергэ типсен.

Ин-ин изге телэклэрне,
Телибез буген сезгэ,
Бэхет сезне ташламасын,
Житкэнче алтын козгэ.

Бэхеткэ кумелеп яшэн,
Анлашып ярты суздэн,
Тик шатлык яшьлэре тамсын,
Сезнен елмайган куздэн.

Озак еллар саклагыз сез,
Бугенге  союлэрне,
Татымыйча яшэгез сез,
Януны, коюлэрне.

Кояшкай буген яктыртсын,
Доньянын зэнгэр куген,
Менэ шампаннар да хэтта,
Нигэдер эче буген.

Эче-эче диям сезгэ,
Эче булсын тик шэраб,
Чайкалмыйча алга барсын,
Сез утырган бу кораб!!!
(Яраткан племяннигым Рамиль белэн киленебез Люзия туена)