Синен янда

Рябина Хат
Йорэктэге, бикле яткан хислэремнен...
Ачкычларын таптын син жаным,
Гомерем буе котеп яшэдем мин,
Килер диеп, бер насыйп ярым.

Гомернен инде козе житсэдэ,
Сине очратып, кайттым язларга,
Яшьлеккэ кайттым, синен кочакта,
Чорнадын мине жылы назларга.

Жылы карашын, назлы сузлэрен,
Очкын ыргыттын, сунгэн учакка,
Пыскымый хазер минем йорэгем,
Ул дорлэп яна, син янда чакта.

Саф хислэремэ, жавап тоймыйча
Союгэ сусап узган гомерем,
Инде бэхетнен ачкычы синдэ,
Югалтмый сакла, зинхар бэгырем...

Яшимен хазер,гел синен очен
Йорэктэ жаным,бары син генэ,
Сабыр гына, сине соярмен мин,
Тик син генэ, сон шул, сон димэ...