Бэхет телим

Рябина Хат
Бэхет телим, дуслар барыгызга,
Бэхет кирэк жирдэ яшэргэ,
Янэшэндэ сойгэн кешен булып,
Елмаеп хэм колеп дэшэргэ.

Бэхетле яшэргэ, саулык кирэк,
Исэнлектэ бу донья яме,
Жылы оен, балаларын булса,
Шушы инде тормышнын яме.

Бэхет - кунел хич тэ картаймаса,
Озын-озак еллар яшэрлек,
Якын дуслар кирэк, бергэлэшеп,
Ярдэмлэшеп, тормыш итэрлек.

Кайгы юлда, сина очрамаса,
Кунелсезлек юлдаш булмаса,
Бэхет бит ул, барган юлларында,
Каршылыклар очрап тормаса.

Бэхет телим, бэхетле яшэргэ,
Без туганбыз шушы доньяга,
Хыялларны тормышка ашырып,
Йозик тормыш дигэн, дарьяда.

Эти-эни исян булу бэхет,
Бэхет туганнарын булганда,
Яраткан эшендэ эшлэп кайту,
Якыннарын котеп торганда.

Бэхет телим, бер дэ картаймыйча,
Борчылмыйча гомер итэргэ,
Максат куйган, гомер урлэренэ,
Арымыйча менеп житэргэ...