Жаным

Рябина Хат
Ятларга мин кузем сала алмыйм,
Минем жанга тик син житмисен,
Мэнге сине сояр идем дэ бит,
Хислэремне кабул итмисен.

Ник бу донья, шулай булган икэн,
Куплэр мина сою анлата,
Беркемне дэ йорэк кабул итми,
Кунел бары сине ярата...

Ничек кенэ анлатыйм икэн сон,
Синсез жирдэ яши алмавым,
Зэнгэр кузлэреннен елмаюын,
Сою диеп, ялгыш анладым.

Тирэ якта хич бер кемне курмим,
Син булмагач жаным янымда,
Уянасым килэ кочагында,
Хяр иртэнен матур танында.

Гомер кыска, ин матур чагында,
Яшиселэр килэ соелеп,
Йорэгенне ничек эретим сон,
Яшэр очен бергэ соенеп.

Ялгыз яшэулэрнен бер яме юк,
Синен янда булу телэгем,
Сыкрап-сыкрап йорэк сине эзли,
Назларынны котэ, сойгэнем.

Вакыт утэр, бэлки эле синдэ,
Яннарыма, берчак килерсен,
Бик сагындым,бэгырем сине, диеп,
Елмаеп кулларын бирерсен...

Мин котэрмен,житэр сабырлыгым,
Озын-озак юллар утэргэ,
Бары озелеп соя алган йорэк,
Эзер хыянэтсез котэргэ...