Яз чэчэге

Марат Айбаш
Балачактан таныш hэр кешегэ
Ямьле язнын тэуге бэйрэме.
Энкэйлэргэ тыйнак кына сузган
Ак кэгазьдэн чэчэк бэйлэме.

Сабый кулы белэн эшлэнгэнгэ
Кадерлерэк нэрсэ юк аннан.
Ул булэккэ ботен йорэк назы,
Кунел жылысы гуя салынган.

Сабый очен hэр кон бэйрэм тосле,
Сою тулы кузлэр барында.
Ул ояда нэни кошчык кебек,
Кайгысы юк эле жанында.

Сайрар кошлар тавышына кушылып,
Сызылып кына алсу тан ата.
Тэрэзэдэн кергэн кояш нуры
hэр иртэне назлап уята.

Сабый кунеле дэ бит кэгазь тэсле:
Анда язып була барын да.
Тик яхшысын кубрэк язсак иде,
Ходай биргэн вакыт барында.

(8 март 2013 ел)