***

Тимергалиев Зиннур
Ирлэр еламый ?

Йорт тоткасы гайлэ башына ,
Кемннэр эйтте –Ирлэр еламый!
Ойелсэ дэ кайгы каршына ,
Куз яшлэрен бер дэ чыгармый .

Шыгырдатып кыскан урт тешлэр,
Мон зарларны тышка чыгармый.
- Кочле бул син – дидэ язмыш
 Чэчлэренэ  ак Юл сызгалый .

Чыдый алмый язмыш сукканга ,
Кузлэр генэ бары кысыла .
Бер кем курми ирлэр эченэ .
Купме икэн яшьлэр йотыла .
 
Кемннэр эйтэ – Ирлэр еламый,
-Кургэнем юк  яшлэр сыкканын !
Эх сез бер курсэгез иде,
 Чын ташкыннар кайда акканын