Козлэремдэ чэчэк аткан гэл

Рябина Хат
Мине сойгэн, мине яраткан
Зэнгэр кузлэренэ багамын,
Хаттэ уйларга да телэмим мин
Тормышымнын синсез дэвамын.

Сорамыймын соясенме, диеп?
Болай да курэмен кузеннэн
Баш эйлэнде,синен сурэтеннэн,
Яраттым бит,дигэн сузеннэн.

Мине эле белмэден,ул чакта
Сурэтемне бары кургэнсен,
Минеке булыр дип уйладынмы?
Мэхэббэттэн купер ургэнсен.

Кояшым син йорэгемдэ дисен,
Ай нуры син кара тоннэрдэ
Бары телим синен белэн генэ
Бергэ булу алгы коннэрдэ.

Еллар узган саен,мин тагын да
Ныграк яратам шул дисенме?
Искэ дэ тошермисен шул хазер,
Монга тулы,ялгыз киченне.

Никлэр шулай сонлап килден сон?
Козлэремдэ чэчэк аткан гэл
Бэхетемнэн тама куз яшьлэрем
Йорэк тибэ син-син диеп гел.

Мэхэббэт юк диеп эйткэннэргэ
Бар ул дим,эзлэгез,табыгыз,
Бер узенэ яшэу карангы ул,
Ялгызлыкка юлны ябыгыз...