Зинхар, карамагыз кузлэремэ

Динияр
Зинхар, карамагыз кузлэремэ!
Сойкемле зэнгэр кузлэр,
Йозсэм дэ, аклым коткармас,
Чумар булсам дингезлэр.
Куксел мэржэннэр, сезлэр дэ,
Ялт-йолт килэ томаргыз!
Дингез курке тик сезлэрдэ,
Упкын топкэ тартмагыз.
Сез дэ, матур зобэржэтлэр,
Бакмагыз жем-жем итеп,
Жем-жем итсэгез, гузэллэр,
Калырмын мэжнун булып.
Конгырт-кара пэризатлар,
Карашыгыз мине куркыта.
Берегез, йорэгем урлап,
Кайтармады эле хаман да...
Карамагыз, зинхар, карамагыз!..
Бичара йорэкне ялкытып.
Карамагыз, зинхар, карамагыз!..
Матур итеп, куз тутырып.