Хыялдагы очрашу

Рафиль Сабиров
Язгы кояш уйный бокалларда,
Булган нигъмэт чыккан остэлгэ.
Очрашканчы ничэ еллар уткэн,
Кирэк микэн нидер остэргэ?...
Куз карашын ничек якын менэ -
Никтер hаман ерак шикелле...
Эйтерсен лэ Вакыт тарта торгач
Хэтер йомгаклары сутелде.
Нилэр сойлим сина? Кирэк микэн
Моhим сыман уткэн вакыйга?
Исэннэрен барлыйк танышларнын,
Кайсылары кучкэн бакыйга...
Яшьлек учагында янган чакта
Эретерлек иде кайнарлык;
Тоннэр кыска иде, коннэр якты,
Гади иде донья, анларлык.
Сойлэргэме - тормыш жиллэрендэ
Кутэрелеп шушы учактан,
Иллэр-жирлэр инлэгэннэр булды,
Яшэу ямен кысып кочакка.
hэр килгэн кон бер могжиза иде,
Хислэр тавы, бетмэс яналык...
Сирэк булды уткэннэрне барлау
Бер мизгелгэ туктап, тын калып.
Оермэдэй оскэ кутэрде дэ
Кайчак тормыш аска томырды.
Сынсыз калып яткан чаклар булды,
Биргэннэрен кире умырды...
hэм кабаттан туды якты коне,
Кутэрелде ялкын жиллэрдэ.
Сынаулардан кодрэт ныгый барды,
Куэт усте зэгыйф иннэрдэ.
Сойлэргэдер, бэлки, кисэу кебек
Пыскып уткэн нурсыз коннэрне?..
Жан газабы чигеп, укенгэндэ
Йоклый алмый яткан тоннэрне?..
Ярату да булды, мэхэббэт тэ;
Хыянэтне белми табыну...
Салкын сагыш зары югалтудан,
Э сонгыннан ачы сагыну...
Табигать ул олге язмыш очен -
Кышын улеп, язын яшэртэ.
Сунми яныр учак жил-давылда,
hэр кешене омет яшэтэ...
...Кичке кафе.Урамнарда
Козге янгыр усал котыра.
Бер суынган кофе остэлемдэ,
Хыялланып ялгыз утырам...