Эй, татарлар бердэмлеккэ...

Римма -Карамниса Арсланова
Мобэрэк жомгалар килде,
Коннэрнен ин зур коне,
Мэчетлэргэ жыелышып,
Зурлыйк Илэхыбызны.

Уз ара аралашырга,
Аллах безгэ боерган,
Бердэмлекне саклар очен,
Конендэ билгелэгэн.

Хэл хэулэне белешэбез,
Бергэ намаз кылабыз,
Догаларыбыз ихластан,
Аллахка табынабыз.

Пэйгамбэребез соннэтен,
Чын кунелдэн утибез,
Бер Аллахка инанып без,
Доньябызны котэбез.

Эй, татарлар бердэмлеккэ,
Юлларнын ин хак юлы,
Буйсынып бер Аллахбызга,
Саклыйк миллэтебезне.

Иманнарны ныгытыйк без,
Эдэплэрне устерик,
Ана теленен асылын,
Ихлас кунелдэ саклыйк.

Ярдэм сорыйк Аллахбыздан,
Миллэтне ныгытырга,
Буйсынган колын яратып,
Ярдэмен бирэ Аллах.

Динне тотып иман белэн,
Алга таба барырга,
Динне тотып иман белэн,
Гел алга, татар, атла...