Кайгы курмэгэн сине анламас

Рябина Хат
Кайгы курмэгэн кеше беркайчан
Синен халенне хич тэ анламас
Никадэр эрнеп сойлэсэн дэ
Игътибар белэн сине тынламас...

Югалтулар кичермэгэн кеше
Синен кайгын анлап бетермэс
Кунелдэн чыккан йорэк авазын
Алар анына илтеп житкермэс.

Авырмаганнар, чирлэрне белми
Синен халэрен аларга ялган
Саулык кадерен белэ бары тик
Кем авырудан куп хафаланган.

Хэерчелекне байлар анламас
Сонгы тиенне алар санамый
Халэл тапканын синен ашаган
Аларга хич тэ урнэк булалмый...

Ялгыз калмаган синен тормышны
Куреп аннарга  хич тэ телэми
Ялгызлыкларны сорап алмыйлар
Хяркем башына ул бит килгэли...

Тормыш юлында унышсызлыкны
Белмэгэннэр бит, рэхэт яши
Ярдэм сорасан кирэк вакытта
Ишетмэгэндэй, ул сина дэшми!

Бу якты донья шулай корылган
Кайчак якынын сине анламый
Эрнеп, озелеп тезлэнеп жыла
Курмэгэн булып, сина карамый.

Менгэ бер генэ, сине анлар ул
Андый дусларны югалта курмик
Кадерен белик шушы тормышнын
Кайгы-хасрэтне бездэ хич белмик!