Сина...

Динара Мухамаева
Тормыш ачылган тосле
Булып китте уземэ.
Элек берни курми идем –
Хэзер бар да куренэ.

Нэрсэ булды икэн мина?
Анлый алмыйм хич кенэ...
Мин бэхетле куренэмен,
Ышана алмыйм узем дэ.

Эллэ ахыр заман микэн?
Эллэ инде шашканмын?
Эллэ инде, жаныкаем,
Сина гашыйк булганмын?

Уйлыйм синен турында мин,
Кичен тугел иртэн дэ.
Хыялланам синеэ хакта,
Йорисен гел кунелдэ.

Тошлэремэ дэ керэсен,
Хэр тон дисэн дэ була.
Син эз генэ язмый торсан,
Минем кунелем тула.

Белмим, син ни кичерэсендер,
Эмма мина бик авыр.
Житмэсэ ара да ерак,
Очрашуны котэргэ гел калыр.

Мэхэббэтне сыный дилэр
Ерак ара – коткэн вакыт...
Тик мин сине, матурым,
Котэр идем хэрвакыт.

Очрашулар котэ-котэ,
Утеп китте гомерлэр.
Сагынып сойлэргэ калыр,
Безнен бугенге хислэр.

Сагынып сойлэрлек булып
Язсын иде тормышта.
Килэчэктэ бергэ булып
Яшэсэк иде доньяда.

Соеп-соелешеп яшэп,
Корсак иде гаилэ дэ.
Бар да яхшы булыр иде –
Ойдэ, эштэ, читтэ дэ.

Матур гаилэгэ дэ эле
Чибэр балалар кирэк.
Исэн-сау устерсэк иде,
Булыр идек без урнэк.

Яратам сине, матурым,
Суз белэн генэ тугел.
Эйтеп бетереп хич булмый,
Гел сине котэ кунел.

Шушы мэхэббэт хисем
Сунмэсен иде бер дэ.
Матур шушы хислэрне
Саклыйк, жаным, гомергэ.

Яратып хэм яратылып
Матурым, яшик эле.
Дошман тугел, дусларны да
Без конлэштерик эле.

Ярар, тэмамлыйм шигырьне,
Тик сонгысы булмас ул.
Матур гаилэбезне корып,
Устерик без кыз хэм ул.