Туганнарыма

Динара Мухамаева
Бер ата- ана балалары
 Устек без шау -гор килеп.
 Югы- бергэ, бары- уртак,
Булганына шокер итеп.
Торле чаклар булгандыр
Житкэне- житешсезе.
 Кулдан килгэнчэ тырыштык
 Сиздермичэ кочсезне.
Дурт туган булып устек:
Мин,апа,ике абый.
Гаилэбез безнен тату,
Булмастыр горурланмый.
«Апа», «Абый», «Сенелем» дип
Хэрвакыт эндэшэбез.
Бер –беребезне хэрвакыт
 Кунакларга дэшэбез.
Ничек шулай яшэмисен
 Бер гаилэ балалары.
Уз туганыннан да якын
 Жирдэ берэрсе бармы.
Апам, абыйларым минем,
 Бездэ берук кан ага.
Гел бердэм булып яшик
Кырау тошерми арага.