Йорэк моны

Марат Айбаш
(Халкыбызнын соекле жырчысы Зифа апа Басыйровага багышлана)

Исемен - Зифа, буен зифа,
Саф чишмэдэй тавышын.
Монлы жырын оныттыра
Йорэклэрнен сагышын.

Авыр еллар кайтавазы
Агыладыр мон булып.
Балачак хатирэлэре
Янарадыр жыр булып.

Син жырлаган монлы жырлар
Мэнге яшэр кунелдэ.
Якты йолдыздай балкыйсын
Жыр иленен кугендэ.

Кабатланмас тавышынны
Оныту момкин тугел лэ.
Мэнгелек мон булып калдын
Газиз халкын кунелендэ.

(26 нчы апрель, 2019 нчы ел)