Сокланамын урманга,
Болыннарга, кырларга.
Нинди генэ кош юк анда,
Була барсын тынларга.
Сандугачы-былбылы,
Тургае, сыерчыгы.
Янгырый иркен урманда
Моннарнын ин-ин чыны.
Челтери йогерек чишмэ,
Суына балчык ишмэ.
Юлчыларнын эчэр суы
Бетмэсен иде hич тэ.
Аланы тулы жилэк,
Тизрэк жыярга кирэк.
Экияткэ тин мондый жирлэр
Якын-тирэдэ сирэк.
Туган як урманнары,
Хэтфэдэй болыннары.
Янгырый иркен кырларда
Данлы хезмэт жырлары.
Туган жир ул бер генэ,
Кадерлэрен бел генэ.
Хор кунелле, бэхет тулы
Безнен туган ил генэ.
(13.04.2019)