Яз кояшы

Марат Айбаш
Яз килуен хэбэр итеп,
Якты кояш балкый куктэ.
Яшэу дэрте hэр йорэктэ,
Яз шатлыгы hэр кунелдэ.

Аяз куктэ канат кага
Сыерчыклар, тургайлар.
Кышкы ап-ак юрганыннан
Арына болын-тугайлар.

Горлэвеклэр ага челтерэп,
Елгалар ярларыннан ташый.
Язлар белэн бар табигать,
hэркем яна тормыш башлый.

Яктырак ян, яз кояшы,
Бар донья да уянсын.
hэр кешенен дэ йозендэ
Гел шатлык нуры уйнасын.

(7.03.2011)