Кайтасы иде...

Динара Мухамаева
Кайтасы иде...

Динара Мухамаева - Шакирова

Кайтасы иде барысын ташлап,
Бу доньянын бетмэс эшлэрен.
Бер туйганчы килэ елыйсы,
Беткэнче кузлэрнен яшьлэре.

Кайтасы иде Эниемнен
Икмэгеннэн авыз итэргэ.
Эниемнен кинэшлэрен тотып,
Урамнарны куреп китэргэ.

Кайтасы иде балачакнын
Эзлэреннэн уйнап чабарга.
Эрнеп сызлаган кунелемэ
Дэвасын эзлэп табарга.

Кайтасы иде авылыма,
Ташу акканнарын карарга.
Жыенсам да эллэ кайчан -
Юллар тошми хаман кайтырга...