Бари абый бэете

Динара Мухамаева
Бари абый бэете.

2007 елнын 22 февралендэ, 39 яшендэ вафат булган абыема багышлыйм. (Тэскирэ эби исеменнэн)

Тэрэзэдэн карап торам,
Казлар кайта кагынып.
Утырдым бэет язарга,
Син - баламны - сагынып.

Иртэн торып ,тышка чыксам,
Ишетелэ этэч тавышы.
И, Ходаем, бир сабырлык,
Бетми балам сагышы.

Колхознын яхшы атлары
Улак башын кимерэ.
Синнэн калган улларын
"Эти!" - диеп тилмерэ.

"Бари, улым,син кайда?" - дип
Очкан коштан сорыймын.
Алар дэшми очып киткэч,
Мин утырып елыймын.

Биек - биек тау башына
Менулэр момкин тугел.
Доньялардан китеп баргач,
Кайтулар момкин тугел.

Машиналар "очып" йори,
Олы юл буйларында.
Башка хэсрэтем дэ юк,
Син генэ уйларымда.

Сандугачлар кунып сайрый
Су буенда, тирэктэ.
Балан улгэч авыр була,
Яра кала йорэктэ.

Коз конендэ жиллэр исэ,
Салкыннары озэ узэкне.
Салкынына тузэр идек эле,
Хэсрэтлэре озэ узэкне.

Узэклэрне озеп улеп киттен,
Син яшэргэ тиеш иден бит.
Кузлэреннен моны йорэгемдэ,
Таянычым, жаным иден бит.

Остэлемдэ машина бар,
Койлэмичэ - юлэми...
Диварларда сурэтлэрен,
Теллэре юк - сойлэми.

Хаваларда самолетлар утэ,
Ярылып кала ап-ак эзлэре.
Онытып булмый, улым, синен
Истэ хаман эйткэн сузлэрен.

Белэзек урыннары бар
Минем белэклэремдэ.
Узен киттен, сузен калды -
Минем йорэклэремдэ.

Эле бит син бик яшь иден,
Ныгып килгэн яшь имэн...
Имэннэр бит давылларда сына,
Минем очен, улым, син исэн.

Машиналар "очып" йори
Асфальт юл ослэрендэ.
"Эни,сине узем карыйм !" - дигэн
Сузлэрен ислэремдэ.

Син улгэч тэ йорэгемнэн
Озелеп каннар тамды.
Карый алмадын шул,балам,
Сузлэрен генэ калды.

Безнен бакча башында ук
Усэ бит ап - ак каен.
Туфрагын йомшак булсын,
Тыныч ят, балакаем.

Кошкайларны санап булмый,
Талларга тозелсэ дэ...
Сине хэзер куреп булмый,
Узэклэр озелсэ дэ...

Голкэйлэрем чэчэк ата,
Оемнен турлэрендэ.
Уйлыйбыз да, сагынабыз,
Тыныч ят гурлэрендэ.

Алмагачларны кургэндэ
Карыйм алмаларына.
И, Ходаем, исэнлек бир
Калган балаларыма.

Хэрвакытта сагынамын,
Шуны , балам, белмисен.
Бик сагынган чакларда
Тошемэ дэ кермисен.

Улэргэ бер кон калгач,
Чэчлэренне алдырдын...
Улеп кенэ киттен шул,
Мине ялгыз калдырдын.

Су буена тошкэн саен
Карыйм су агышына.
Беркем ярдэм итэ алмый,
Хэсрэтлэр сагышына.

Бер эйлэнеп кайтсам иде,
Агыйдел буйлап кына.
Гомерлэрем утэр инде
Гел сине уйлап кына.

Балаларым куп булды шул,
Шуна китте бар кочем.
Ходаема мен - мен рэхмэт,
Туземлек биргэн очен.

Яратмадын, яшь иден шул,
Тубэтэйлэр кияргэ.
Сина язган булган икэн
Яшьли гургэ керергэ.

Диварлардагы сэгатем
Минутлар саный инде.
Минем кунелем хэрвакыт
Гел сине уйлый инде.

Иртэн уйлыйм, кичен уйлыйм,
Уйларымнын чиге юк.
Кон дэ барып курер идем,
Гуреннен ишеге юк.

Суга керсэн, чыгып булмый,
Йозэргэ дэ, йозэргэ.
Башларына кайгы тошсэ,
Тузэргэ дэ, тузэргэ.

Агыйделдэ юалмадым
Кигэн кулмэклэремне.
Дэфтэрлэргэ язып бетми,
Минем кургэннэремне.

Иртэ белэн жил искэндэ
Голлэрем тиберэнэ.
Балам исемэ тошкэндэ
Йорэгем озгэлэнэ.

Кочле жиллэр алып китте
Башымдагы шэлемне.
Балаларым, ташламагыз,
Белгэлэгез хэлемне.

Онытып булмый сине, улым,
Син дэ бит минем бала.
Киткэн юлларына карап,
Куз алмаларым тала.

Су буеннан чэчэк жыйдым,
Алсулары бик матур.
Улгэннэре кире кайтмый,
Исэн булганы кайтыр.

Су буенда басма бар,
Басма ул - купер тугел.
Бик сагынган чагымда,
Баруы момкин тугел.

Исэнлеклэр бетэ бара,
Бу инде картлык микэн?!
Доньяларда балан булу
Узе бер шатлык икэн.

Агыйдел алкын икэн,
Сулары салкын икэн.
Хэр анага уз баласы
Шулкадэр якын икэн.

Хэсрэтлэрдэн йорэк эрни,
Эрнесэ дэ дэва табылмый...
Эле дэ ярый йорэк эчке якта,
Эрнегэндэ утлар кабынмый.

Бакчаларда голлэр чэчэк ата,
Кайберлэре атмый шул...
Исэн кеше бер кайта ул,
Улгэннэре кайтмый шул.

Яшь чакларда эшли- эшли
Белэклэр талган инде.
Минем йорэк яна - яна
Кумергэ калган инде.

Жиллэр искэн чакларда
Тирбэлэ голкэйлэрем.
Хэсрэт -газабым куп булды,
Эрни шул йорэккэем.

Сандугач бала очыра,
Туктатып кагындыра.
Бергэ чакта белеп булмый,
Улгэчтен - сагындыра.