Безнен песи

Марат Айбаш
Песиебез бигрэк мут,
Ике кузе жем-жем ут.
Иртэ танда уяна,
Яна конгэ куана.

Мыекларын ялана,
Як-ягына карана.
Тычкан куренмэсме дип
Кереп китэ амбарга.

Э анда ни генэ юк:
Карасан, исен китэр.
Утын бетсэ, ягарга
Гомер буена житэр.

Иске гэжит дисенме,
Читек, чикмэн, туннары.
Песи бу хикмэтне куреп,
Кабарынган йоннары.

Элэкми тычканы да,
Песинен эче поша.
Монсу гына утыра
Амбар буенда тышта.

Ойгэ йогереп кергэч,
Савытта сотен кургэч.
Куанып авыз итэ,
Янэ тышка элдертэ.

Яз жиллэре искэндэ
Песи чыгып киткэн дэ.
Кумэк жыр суза алар
Бакчадагы читэндэ.

Безнен шул бер песине
Булешэ алмый оч мэче.
Песилэрдэн жиллэр искэн
Мин чыгып олгергэнче.

Нилэр генэ булса да,
Мин песине эрлэмим.
Жыен тэмле-татлыны
Аннан hич тэ жэллэмим.

Ул кадерле кунак та,
Юата монсу чакта.
Тугры дус ул гомергэ,
Бигрэк якын кунелгэ.

Кубэу булсыннар гына,
Алар белэн кунелле.
Песи асраган кешенен
Ямьле була гомере,
Гамьле була кунеле.

(13.06.2019)