Туган жир

Марат Айбаш
Туган авыл, газиз туган нигез
hэркем очен изге, кадерле.
Читтэ тугел, бары туган илдэ
Була икэн кеше кадере.

Купме юллар аша утэ кеше
Бэхет эзлэп гомер буена.
Тэуге аваз салган туган жире
Чыкмый hич тэ анын уеннан.

Зур хыяллар белэн янып-коеп,
Якты килэчэккэ ышанып,
Туган нигез, туган жирдэн генэ
Яши кеше бетмэс коч алып.

Еллар аша хатирэлэр барлап,
Кайта hэркем туган тобэккэ.
Саф hавасы, челтер чишмэлэре
Шифа була талган йорэккэ.

(13.08.2019)