Аккошлар киткэндэ

Марат Айбаш
Аккошлар, аккошлар, китэсез дэ мени
Ятим калдырып туып ускэн иллэрне.
Ник очасыз инде ерак-ерак тарафларга
Сау булыгыз газиз туган жирлэр дип.

Аккошлар, аккошлар, китэсез дэ мени
Бер курмэгэн, сезгэ чит-ят тобэккэ.
Оныталмас эле сезне тонбоеклы якты кул дэ,
hич тозэлмэс яра салыр йорэккэ.

Аккошлар, аккошлар, китэсез дэ мени,
Монсуланып калыр инде бу жирлэр.
Сезне сагынышып озак жырлашырлар эле
Кин кырларда ускэн алтын игеннэр.

Аккошлар, аккошлар, китэсез дэ мени,
Бигрэк озак эле ямьле язга да.
Кунелле жырлашып кайтыгыз сез бергэ
Туган жиргэ язлар килгэч янадан.

(8.09.2019)