Бэхет

Марат Айбаш
(Бер жылы суз)

Бэхет очен бик куп кирэк тугел,
Бер жылы суз житэ кешегэ.
Авыр суздэн кала монсуланып,
Йорэк эрни, кунел кушегэ.

Кеше жиргэ бэхет очен туа,
Ике килми беркем гомере.
Кайчак житэ тик бер жылы караш
Юатырга монсу кунелне.

Зур хыяллар, якты омет белэн
Котэ hэркем таннар атуын.
Назлы сузлэр, жылы карашлардан
Анлап була ихлас яратуны.

Жылы сузлэр таба алсан эгэр
Монсуланган hэрбер жанга да.
Кунел куге гуя яктырып китэ,
Яшэу рэхэт матур доньяда.

(13.09.2019)