Замана гыйбрэтлэре

Марат Айбаш
Пенсиялэр артып тора,
Калынаймый кесэлэр.
Бик шэп калынаер иде
Бер илле мен бирсэлэр.

Алай итеп булмады,
Болай итеп булмады.
Купме генэ эшлэсэк тэ,
Баеп китеп булмады.

Иртэн торып, тышка чыксам,
Ике этэч сугыша.
Олигарх hэм турэлэр
Байлык жыеп узыша.

Телевизорны кабызсан,
Ток-шоулар канал саен.
Бик белдекле эфэнделэр
Талаша табып жаен.

Радионы тынлыйм дисэн,
Нервын нык булу кирэк.
Жыен шырдый-бырдый гына,
Рэтле жырлар бик сирэк.

Гэжит-журналга язылабыз,
Акчаны кырып-себереп.
Бэялэр бик тешли хэзер,
Бер дэ булмый житкереп.

Кибеткэ дип барган идем,
Бэялэр арткан тагын.
Халыкнын эш хакы житми
Туйдырырга тамагын.

Яшь гаилэлэр бала тапмый,
Чонки житми акчасы.
Акчасы булганнары да
Таба алмый бакчасын.

Мэктэптэ дэ балаларнын
Котын алып торалар.
Мэжбури ЕГЭ бирдереп,
Башларын катыралар.

Санкция дия-дия,
Бэгырьлэрне телэлэр.
Чит илгэ дэ бара алмый
Хэзер безнен турэлэр.

Эшлэгэн акча житмэгэч,
Кредитка батты халык.
Бирэчэген уйламыйча,
Бар телэгэнен алып.

Авырлыклар узар-китэр,
Безнен очен ни алар.
Балалар сау булып уссен,
Имин булсын доньялар.

(21.04.2018)