Авыл мунчасы..

Фазиля Бакирова
 
  Бала тугач кендек эбилэрнен,
Татыганбыз бэби мунчасын.
Ихатамда шифалы коенын,
Матур кой чыгара кулчасы.

Шул коедан купме сулар эчтем,
Шул су белэн юдым битемне.
Шифалы су салып яккан мунчам,
Сине ташлап ерак китимме?

Гомер кичердем мин авылымда,
Арттыралмый мунча тэмнэрен.
Эрем кушкан каен миллек белэн,
Рэхэт,сихэт ала тэннэрем.

Мунча мичендэге чуер ташны,
Узем жыйдым сайлап шомасын.
Кукрэгенэ    жылы тыннар алып,
Мэтрушкэле чэйгэ чыгасын.

Каен яккан мунча жылысында,
Кызлар сере калган сыенып.
Яшэу курке булган кызу мунчам,
Рэхэтлэнэм чабынып,коенып.

Туганнарым кайткач ут саламын,
Дусларыма кумер кызуы.
Торбасыннан чыккан тотен юлы,
Эллэ инде гомер узуы?

Минем сулышымны эчкэн миче,
Янсын кызу биреп ,сунмичэ.
Озак яшэ,жинел парлы  мунчам,
Данлы исеменне бирмичэ!


Жинел пар белэн,авылдашлар!