Бал-бабай

Фазиля Бакирова
Бал аерткан конне.ният утэп ,
Куршебез -Бал-бабай-Шакиржан,
Икмэк телеме тотып килегез-дип,
Бала-чагаларны чакырган.

Кукрэгенэ терэп, бисмиллалап,
Кисеп бирэ энкэй телемне.
Бал ислэре борын ярып керэ,
Йота гына курмэ теленне.

Кулларына телем икмэк тотып,
Бала-чага шунда омтылды.
Исэнлеклэр телэп,сыйланабыз,
Корт аерган коннэр онытылды.

Бал бабабыз безне сыйлады да,
Агач аягын жайлап утырып,
Сугыштагы хэлне сойлэп алды,
Тэмэкесен тутырып ботереп.

-Кортчылыкны дошман ваткан,чэчкэн,
Куренэме,димен,куземэ.
Исэн имин кайтсам,корт тотам,дип,
Ният эйткэн идем уземэ.


Алган унышымнын сэдакасын,
Вэгъдэ иттем бала-чагага.
Бал кортлары-ожмах божэклэре
Узен яклап тик бер чага да.

Бэбкэйлэрем,Донья тыныч булсын
Дошман угы белэн чакмасын.
Умартада купме коч-куэт бар,
Бал кортлары сезне сакласын.


Бал бабабыз куптэн мэрхум инде.
Урынкае булсын жэннэттэ.
Балачакнын тэме тел тобендэ,
Баллы телем торсын,элбэттэ.

Узып киткэн чакта башны иям,
Нигезенэ Шакир бабайнын.
Афган солдатымын,нияте бар
Икмэк тотып торган малайнын.


Узем аертсам да,корт балынын
Тэмен тоймыйм, элеп капканны.
Яратамын, Бал бабабыз кебек,
Икмэк телеменэ якканны.