Биялэй

Гульзима Хасан
Энкэем акча тоттырды
Бер тэнкэне тимердэн,
Дип: югалтма, тот кулына,
Алырсын тэмле калач,
Аппагын кибетлэрдэн.
Киттем олы  юлыннан,
Авылнын тау башыннан.
Кердем берсе дустыма,
Икенчесен эндэштем,
Бардык бергэ очэулэп,
Кибетлэр ачылуга.

Куып житте артыбыздан,
Чаптырып Айгыр аты,
Гариб бабай сызгырды
Куккэ орып камчысын.
Бик ашкынды Айгыры,
Чанасы тимер юллы,
Шуа да сон, искиткеч,
Жил- давыл сыман оча.
Йогердек без узышып,
Берэм-берэм сикердек
Хуш исле печэннэргэ,
Чанага, нэк уртага.
Тау остеннэн менгэн чакта,
ТОшеп калдык  чиратлап,
Тэгэрэшеп тау буйлап.
Инде без шаярдык шэп,
Бик соендек бу хэлгэ,
Кычкырдык: рэхмэт бабай!

Без килугэ кибеткэ,
Икмэклэр яна килгэн,
Их, шундый хуш ислэре...
Хэзер дэ ислэремдэ.
Иптэшлэрем калач алды
Ин агын сайлап кына.
Менэ минем биялэем
Нык тотмаган акчаны.
Тошеп калган тимер акча
Биялэй белэн бергэ,
Аттан тошкэндэ бугай.
Минсафа апа кибетче,
Бик ягымлы, хормэтле,
Диде ул йомшак кына,
-Тот кулына икмэкне,
Акчасын соннан китер,
Син кайт туры оенэ!

Алып кайттым икмэкне,
Каршы алды энкэем,
-Ник озак бу, нишлэден?
Мин сойлэдем ин башта,
Айгырнын кызулыгын...
Икмэкнен жылылыгын.
Энкэем тиз куз салды,
-Ник кулларын ошегэн,
Кайда синен биялэй?
Кузлэремэ яшлэр килде...
Гафу ит мине энкэм,
Биялэй дэ, акча да
Тошеп калгандыр дидем.
Ачуланды энкэем,
-Ник йорисен урам буе,
Сорэн сугып кыш белэн.
Санама син саесканнар,
Койма буйлап авылда.
Куршелэрнен тотеннэре,
Безнен шикелле яна.
Эшкэ барсан, эш эшлэ,
Зарарсыз кайтам дисэн!

Воспоминания из детства,с 1970 года.