Кайтмас булгач, нигэ чакырдын,?

Римма Сагадеева
(Беренче укытучым Соембикэ Тимершаеховна Сагадеева истэлегенэ)

Тагын кайттым буген балачакка,
Кун,елем белэн, коштай   кагынып,
Базы буен,  Бур тауларын япкан,
Ботнек улэннэрен сагынып.

Узе дэшеп алды балачагым:
 «Эйдэ, кайт, - диде ул, - кунакка!
Сине куптэн котэ яшел чагыл,
Борчаклар да  куптэн  кузакта".

Чакырса да, гамьсез балачагым,
Узе  качкан, ахры,   еракка...
Каян эзлим аны? Туктап  калдым:
Монда мин,а  бар да  йозакта...

Эзлэдем мин аны урамнардан,
Буаларга тошеп чакырдым.
Кайттым урап Таллык, тугайлардан,
Калдырмадым Торф чокырын...

Берэр кулгэ кереп эллэ чумган,
Басуда  йориме саташып?
Эллэ чана шуган Акмал-тауда
Балачагым калган адашып?

Бэлки иске мэктэп урынында
Мэн,гелеккэ сакка калгандыр?
Садри бабай баккан бакчаларда
Узенен, яшерен эзен салгандыр?

Бэлки бары минем  хэтеремдэ
Калгандыр ул, якты тан, булып?
Соембикэ апам дэреслэрендэге
Рухи азык, кыйммэт ан, булып?...

Чакырдын, да, узен, куренмисен,..
Кайтмас булгач, нигэ чакырдын,?
Сабый чагым, син ахры белмисен,
Ни сагышка мине батырдын,...

25 июль,  2021 ел.