ЧЫДА, ТУЗ

Рябина Хат
Тормыш бит ул спектакль кебек
Ни буласын алдан белмисен
Нилэр котэ сине бу тормышта
Телэсэндэ аны курмисен.

Тормыш ул тигез шоссе да тугел
Була ташлы, сазгак юллары
Шул юллардан авыр атлаганда
Озелеп эрни кунел кыллары.

Тормыш гел кояшлы да булалмый
Гел жылытмый анын нурлары.
Табигатьтэ була бит куп кырлы
Торле тостэ басу, кырлары.

Тормыш ул чиста чишмэ дэ тугел
Ай куп була болганчыклары
Була сине якын иткэн дуслар
Ай бит бик куп ялганчылары!

Тормыш гел рэхэттэн генэ дэ тормый
Яшэп булмый кондэ елмаеп
Лэкин безгэ язган язмышларны
Яшик уткэрмичэ монаеп.

Тормыш юлы гел жинелдэн  тугел
Ходай бирэ кайчак сынавын
Шул сынаулар аша утеп кенэ
Анлыйбыз без никлэр кыйнавын!

Тик сынаулар утеп беткэч кенэ
Анлыйбыз  житешмэгэн якларны
Хаталарны инде без таныйбыз
Аера башлыйбыз карадан, акларны...

Тормыш бит ул спектакль сыман
Омет белэн азагын котэбез
Шулай якты коннэр котэ-котэ
Гомер козенэ инде житэбез!

Тормышта булыр кояш, болыты да
Лэкин сурелмэсен якты хис
Кутэрмэслек бирми ходай сынау
Акыл белэн эш ит, чыда,туз!!!