Оныгыма...

Римма Сагадеева
Буген ан,лап алдым: гомрем буе
Мин син,а барганмын... Язмышыма...
Яшэлгэн бу гомерем эчендэ
Доресе дэ булган, ялгышы да...

Юкка булмаган бит эшлэнгэн эш...
Кан тамганда ж,аным ярасыннан...
Егылмыйча син,а таба бардым...
Бары син,а... син,а, нарасыйга...

Нигэ шулай дим сон,? Тик узем дэ
Бу сорауга ж,авап тапмам сыман.
Ан,лаганнар ан,лар... Э башкалар
Эйдэ, кыз устереп карасыннар...

Аны саклап донья карасыннан,
Усмер чакларында карышудан,
Кыз баланы саклап устерэсен,
Арчып бар бозыклык арасыннан.

Кайберэунен, мон,а исе китмэс:
«Сингенэме  кыз устереп баккан!»
Эйтим инде: онык тугач кына
Курэсен, ташын,ны кадак каккан.

Ходай безгэ ни генэ бирсэ дэ,
Нэрсэгэ  лаексын, шуны бирэ.
Каккан кадак нык утыра: ж,аным
Оныгым очен тыныч шун,а курэ...

4 декабрь 2022 ел