Рэхмэтле бул ходайга

Рябина Хат
Тормыш ул гел тигез юлдан бармый
Бер алдын, биш артын курсэтэ
Терсэк  якын , тешэп булмый, дилэр
Башка тошсэ ул да тешлэтэ...

Буген исэн-сау булганга шатлан
Кадерен бел булганда  саулыгын
Исэнлек булмаса рэхэте юк
Оелеплэр ятса да байлыгын...

Мин остенмен бар кешедэн,димэ
Донья хэрчак тора болганып
Якыннарын барын оныта курмэ
Булган байлыгына алданып...

Остэлеэдэ булган ризыкларнын
Буген аша тоеп тэмнэрен
Гел тулы тормый ул остэллэр дэ
Татып яшэ тормыш ямьнэрен!

Бел кадерен буген бар булганнын
Алга чапма, калма артта да
Уз сойгэн ярынны назла, ярат
Урелмэ син читкэ, ятларга....

Мин-мин,диеп кукрэген киермэ
Кешелекле булып кал доньяда
Бар нэрсэ дэ жирдэ вакытлыча
РЭХМЭТЕН ЭЙТ БУГЕН ХОДАЙГА!