Сунмэс омет

Марат Айбаш
Ерак гасырларнын топкеленнэн
Ургып чыккан сунмэс моннар бар.
Монсу кунеллэрне юатырлык
Мэнге онытылмас жырлар бар.

Дэртле кунеллэрне рухландырып,
Алга дэшкэн якты юллар бар.
Гомер юлларында яулар очен
Якты маяк булган урлэр бар.

Авыр чакта килеп сыеныр очен
Туганнар hэм якын дуслар бар.
Монсу бэгырьлэрне юатырлык
Мэнге онытылмас жырлар бар.

Арып-талып калган чакта юлда,
Илhамландырырлык урлэр бар.
Сайрар коштай канатланыр очен
Иксез-чиксез аяз куклэр бар.

Гомер козлэрендэ сыеныр очен
Ин кадерле туган жирлэр бар.
Кыз,улларын hэрчак яклар очен
Туып-ускэн газиз иллэр бар.

Ил байрагын горур кутэрерлек
Курку белмэс батыр ирлэр бар.
Уз баласын hэрчак сагынып коткэн
Эти-эни, туган жирлэр бар.

Эни соте белэн тапшырылган
Туган телгэ бетмэс рэхмэт бар.
Газиз туган илгэ тугъры булган
Ул, кызларга сунмэс хормэт бар.

Кеше булып яшэгэндэ Жирдэ,
Килэчэккэ якты омет бар.
Бер-береннен кадерен белер очен
Эби-бабалардан угет бар.

Сугышлардан арган Жиребездэ
Яшэр очен эле омет бар.
Куз яшьлэре тулы сабыйларнын
Намус ялваруы, угет бар.

Тынычлыкны саклый алсак Жирдэ,
Якты килэчэккэ омет бар.
Аллаhыдан кешелеккэ килгэн
Катгый кисэту hэм угет бар.

(04.12.2023)