Буран дулый йорэктэ

Рябина Хат
Ничэнче кон буран туктамый
Дулап-дулап кумэ юлларны
Нинди сузлэр эйтеп юатырга
Парларын югалткан ярларны...

Урамнардан атлый япь-яшь хатын
Беркемне курми ул, ишетми
Башларында бары бер генэ уй
Ничек тормыш котим, бирешми...

Сизми ул буранны, салкын жилне
Буран анын буген жанында
Бу доньядан китэр иде дэ бит
Сабыйкае бар шул янында...

Сойгэн яры сугыш кырларында
Халэк булды туган ил очен
Япь-яшь хатын бер ялгызы хазер
Табармы сон ул , яшэр кочен?

Кичлэрендэ тулган айга карап
Эрнеп-эрнеп тибэр йорэге
Назга сусап, ялгызлыктан тетрэп
Утэр коннэр, кара тоннэре...

Купме куз яшьлэре коела буген
Яшь тол калган азмы хатын-кыз
Еллар уткэч бэлки тынычланыр
Тик эрерме йорэклэрдэ боз?

Ничэнче кон дулый бураннары
Доньяларны кумэ ак кары
Ялгыз жаннар йорэгендэ эрну
Жан ошерлек , бетмэс мон-зары...