Яшьлегемненг сукмаклары

Гульзима Хасан
Яшьлек утэ ярсый-ярсый,
Уйламый да уза бара,
Кайтыр тосле гел тоела,
Узэклэрне озеп яра.

Тасма-тасма елгалары,
Тонбоеклы зэнгэр куле,
Эй, сагындым, тошкэ керэ
Яшьлегемненг сукмаклары.

Озмэ, чэчмэ чэчкэлэренг
Юл буена таудан тошсэнг,
Бэлки безненг гузэл яшьлек,
Тал тирэктэ монглап яшэр.